litceymos.ru 1


Эчтәлек

I. Кереш........................................................................................................2-3б.

II. Төп өлеш.

1.Әдәби тел – халык байлыгы....................................................................4-5б.

2.Туган телнең пар канаты.........................................................................6-7б.

3.Якташларым – туган тел турында.............................................................8б.

4.Туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз...............................9-10б.

5.Телебездәге кайбер проблемалар........................................................11-13б.

6.Туган телебезнең бозыла баруының сәбәпләре.................................14-16б.

7.Туган телнең милли үзаң тәрбияләүдәге роле....................................... 17б.

III.Йомгаклау...........................................................................................18-19б.

Кулланылган әдәбият...................................................................................20б.

Кушымта..................................................................................................21-25б.

Кереш

Та­тар дәү­лә­тен җуй­ган­нан соң күп­ме су­лар ак­кан, чор­лар, пат­ша­лар, президентлар алы­шын­ган. Чит­ләр ар­ба­сы­на көч­ләп утыр­тыл­ган та­тар­ның га­сыр­лар­ны үт­кән­дә шул ар­ба­дан ко­е­лып бет­мә­гән, бү­ген­ге көн­нәр­гә ка­дәр сак­лан­ган бер­дән­бер хә­зи­нә­се – те­ле. Соң­гы ел­лар­да тор­мыш си­кәл­тә­лә­ре шун­дый нык сел­ке­тә баш­ла­ды (мә­га­риф стан­дарт­ла­рын­нан мил­ли-тө­бәк ком­по­нент­ын чы­га­ру, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшыру, ла­тин гра­фи­ка­сы­на кү­чү­не тыю һ.б.), әгәр уяу бул­ма­сак, ала­ры­ның да туз­ган ар­ба­дан тө­шеп ка­лу­ла­ры бик их­ти­мал.

Ярамаган сүз сөйләшсәң яисә эш башкарсаң, еш кына: “Кем тегермәненә су коясың?” – дип сораганнарын ишеткәнем бар. Су коюга бәйле тегермән ташының көч-куәте арта. Җитәрлек су коелмаса, тегермән ташы тик тора, эш бармый. Тел белән дә шулай.

“ И туган тел, и матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата – бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Татар теле ул зур үсеш юлы үткән. Татар дигән исемнең тарихы да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлата. Кайберәүләр аны тартыр сүзеннән алынган дип уйлыйлар. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны курыкмыйча тартыр дигәнне аңлата.

Кешеләрнең үзләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияләве, мәдәнияткә, сәнгатькә ия булулары һәм гомумән тәртипле, мул тормыш корулары тел дип атала торган гаҗәеп бер нәрсәдән башка мөмкин булмас иде. Тел ул – кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып тора торган могҗизалы бер күренеш. Ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләрне үзара аралаштырып, аңлаштырып торган куәтле чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат итүнең иң әһәмиятле коралы да. Һәм, ниһаять, камил, дөрес, матур телнең үзен дә сәнгатьнең бер төре дип әйтеп булыр иде.

Менә шушы чиксез кыймәтле тел хәзинәсеннән уңышлы файдалана беләбезме, аны даими рәвештә баета, үстерә барабызмы, аның җәүһәрләрен тутыкмаслык итеп чистартып, шомартып тора алабызмы соң?

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый.

Сөйләшүчеләр булмаса, телгә ихтыяҗ бетеп, ул әйләнештән чыга. Аннан тарих арбасыннан төшеп, үле телгә әйләнеп кала. Халыклар тарихына, теленә бәйле мондый мисаллар бихисап. Кызганычка каршы, бу заман чире туган телебез – татар теле яшәешенә дә куркыныч тудыра. Бу куркынычны тоеп, арабызда аңа каршы көрәшүчеләр дә, үзгәртүне башкалардан көтеп, шуның аркасында кемнәрнедер сүгеп яшәүчеләре дә бар. Тик кайчакта үзгәрүчеләре дә, үзгәртүчеләре дә үзебез икәнлеген аңлап бетермибез. Тел тегермәненә барыбыз бердәм рәвештә ярдәм кылу - телебез исән-сау булып, әйләнеш-яшәештә калсын өчен төп шарт.


Тел мин яшәгән төбәктә, безнең җөмһүриятебездә, радио-телевидение, матбугатыбызда нинди урынны били, туган телебез язмышына нинди мөнәсәбәттә без? Эзләнү эшемнең төп максатлары шулар. Шуннан чыгып, мин үз эшемдә түбәндәге бурычларны билгеләдем: туган телебездә белем һәм тәрбия бирү хакында мәгълүмат туплау, татар матбугатына күзәтү ясау, интернет аша телебез язмышына бәйле фикерләр белән танышу, галимнәребезнең телебез хакындагы фикерләренә таяну.







Әдәби тел - халык байлыгы.

Әдәби телнең халык байлыгы булганлыгы барыбызга да билгеле. Мең еллар буена халык, материаль байлыкларны иҗат итү процессында, үзара аралашу һәм фикер йөртү чарасы буларак, үзенең телен, шул нигездә әдәби телен дә иҗат итә, эшкәртә, камилләштерә килгән. Әллә кая чал тарихка китмичә, чагыштырмача соңгы вакытлардагы зур иҗтимагый вакыйгаларга күз салсак, аларны оештыруда да телнең, аерым алганда әдәби телнең, гаять зур урын тотканлыгын күрербез. Әйтик, царизмга каршы гомуми көрәш оештырып, хезмәт ияләрен — русын да, татарын да, чувашын да — барысын да шул гомуми көрәш байрагы астына тупларга кирәк булган бер вакытта, татар большевиклары да татар эшчеләрен әлеге шул интернациональ байрак астына туплау өчен, чаралардан берсе итеп, татар теленә мөрәҗәгать итәләр, Россия социал-демократлар (большевиклар) партиясенең лозунгларын, прокламацияләрен татарчага тәрҗемә итеп тараталар. Татар теле әнә шул интернациональ бурычка бик яхшы хезмәт итә.
Революция давылына татар эшчеләре һәм татар хезмәт ияләре:
“Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, коллар һәм ачлар дөньясы”,— дип, барыннан да элек, үз телләрендә җырлап кушылалар.

Татар укучыларын һәм татар тамашачыларын бөек рус культурасына якынайтуда мөһим рольне нәкъ әнә татар теле уйный, бөек затларның әдәби җәүһәрләре белән татарның киң җәмәгатьчелеге беренче башлап тәрҗемә аша, димәк, татар әдәби теле ярдәмендә таныша башлый.

Башка һәр халыкның үз теле үзенә хезмәт иткәне кебек, безнең телебез дә үз татарына элек-электән бөтен кирәкле һәм файдалы хезмәтләрне күрсәтә килә. Башка һәр халыкның үз теле үзенә кадерле булган кебек, безнең телебез дә үзебез өчен бик тә кадерле. Югарыда әйтеп үтелгән әһәмиятле иҗтимагый-сәяси хезмәтләрдән тыш, безнең телебез үзебезгә санап бетергесез күп файдалы эшләр эшләде һәм эшли. Ул - безнең әниләребезнең бишек җыры. Ул - егетләрнең сөйгән кызларына язган беренче хатлары. Ул — безнең беренче башлап ипи соравыбыз. Бик изге, бик зур, әйтеп бетергесез зур һәм мөкатдәс нәрсә ул ана теле. Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына аның турында:


И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,—

дип, зурлап җырламаган! Тукай заманыннан бирле ул инде күп кенә үзгәрешләр кичерә. Югарыда әйтелгәнчә, җыр булып, хезмәт ияләрен баррикадаларга чакыручы өндәү сүзе булып, татар байларының йөзләренә бәрелгән нәфрәт ялкыны булып революцион давылларга ташлана һәм бу давыллардан ул тагын да чыныгып, яңа революцион сүзләр хисабына тагын да баеп, чаяланып чыга. Революциядән соң телебезнең сүзлек составы нык кына байый, грамматик төзелеше сизелерлек камилләшә төшә.

Шулай да әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның мең еллар буена иҗат итеп, кадерләп, чарлап үстергән бөек мәгънәви хәзинәсенә, ягъни тел байлыгына без һәр очракта да тиешле саклык белән карыйбызмы икән?

Бу турыда сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү мөһим. Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасын тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү — дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.

Туган телнең пар канаты


Тел ярдәмендә без белем һәм тәрбия алабыз, тел - милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә тел галимнәре, олуг язучыларыбыз төп игътибарын  телгә  юнәлтә. Халыкта милли үзаңның формалаша баруы туган телгә игътибарны арттыра, нәтиҗәдә аның К. Насыйри шикелле эшлеклеләре дә мәйданга килә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм  аны өйрәнү турында. Аның  иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы.

«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби  гыйльми   тел булырга сәләте  юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыга: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләнмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә. Моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен  тагын да арттыра, аны тагын да камилләштерә, баета. Хәлбуки, бер канаты белән талпынып, оча алмаган кош кебек, татар теле дә шушы бер тармагы, бер канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең ике канатын да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Икенче канаты исә – төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була.


Туган телебезгә 18 нче йөз шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни дә җитди караган. Ул яшәгән заманда халык арасында “төрки-татар теле бай түгел, бу телдә катлаулы мәсьәләләр турында язып та, аңлатып та булмый” дигән карашлар хөкем сөргән.1 Шагыйрь мондый фикерләр белән килешә алмаган,

1 Валидов Д. Очерк истории образованности и литературы татар ( до революции 1917 г.), с. 26.

үз туган телен – татар телен яклап чыккан.

Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән, Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган.

Бөек шагыйребез Г.Тукай татар халкының, милләт алгарышының барлык мөһим мәсьәләләре турында кайгырткан. Татар милли әдәби теленең үсеш юлларын ул хәзерге тел гыйлеменә хас югарылыкта аңлаган. Аның «Туган тел» дигән изге гимны гына түгел, хатларында бу хактагы хөкемнәре гыйльми төгәллеге белән шаккатыра. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатында: «Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән... Мин Казанны тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак төп халык, дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим». (1910 ел, 9 ноябрь).

Г.Тукай мәгърифәтче галим Ш.Мәрҗанине юкка гына: “Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”,- дип атамаган. Шиһабеддин Мәрҗани - үз мәдрәсәсендә шәкертләргә дөньяви фәннәрне өйрәтү белән шөгыльләнгән, кешенең ирекле уй-фикер йөртүен яклаган, галим, тарихчы буларак та кыйммәтле хәзинәләр калдырган. Аның “Мөстәфадел-әхбар...”ы уку-укыту, аң-белем тарату, татарлар арасында мәгариф эшенең торышы турындагы мәгълүматларны үз эченә ала. Китапның 2нче томында мәдрәсәләр эшенә тәнкыйди анализ ясый. Халык арасында киң танылып, үзләренә күп санлы шәкертләрне тарткан мәдрәсәләр исәбенә районыбызның Мөхәммәд ахун җитәкчелек иткән Мәчкәрә авылы мәдрәсәсен дә кертүен белеп, мин горурлык хисләре кичердем. 1



___________

1 Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар..., 2 т., 161 б.

Якташларым – туган тел турында

Кукмара төбәге күренекле каләм әһелләре, тел һәм әдәбият галимнәре, журналистлары М.Насыйбуллин, Р.Рахман, Ш.Мостафин, Ф.Галимуллин, Т.Яхин, Ч.Харисова, Р.Ратникова, З.Мәхмүди һ.б.белән горурлана.

Якташ язучыбыз, публицист Газинур Морат татар әдәбиятына 80 нче елларда килә. Шагыйрь булу белән беррәттән, оста журналист, тәнкыйтьче буларак та таныла. Тел, милләт язмышы, татар сәнгате турындагы публицистик мәкаләләре “Казан утлары”, “Идел”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” кебек басмаларда күп дөнья күрә. Хәзерге вакытта ул “Мәдәни җомга” газетасында эшли, баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара. Авылда туып, шәһәрдә гомер кичерүче якташыбызның туган тел язмышына үз карашы:

– Шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә, дигән бер акыл иясе. Авылның тамырына балта чабу процессы бара, бусы да милләткә каршы оештырылган бер чарага охшап тора. Милләт авылда яшәде, шунда сыенды, исән калды. Ләкин татарның шәһәргә китүе була, ул бер буыннан соң ук урыслаша башлый. Ана телендә белем алырга мөмкинлек булмаган очракта халыкка бетү яный.  Шәһәрдә шартлар тудырылмаса, милләт телсез кала, аннары рухы югала. (“Ирек мәйданы”, “16, 25.04.2008)

Г.Морат – үткен телле шагыйрь дә. “Тукай” дип исемләнгән шигырендә Тукай каберен “газиз кәгъбә” дип атый һәм аңа баш июен белдерә.

Горур Тарих баш игәнне, Ил-халкының юанычы

Кем баш имәсен сиңа?! Күз яше димәс сиңа?!

Әдәбият дөньясында яхшы таныш Рәшит Бәшәр дә - минем якташым. 2009 елда 60 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үткән шагыйрьне телебезнең язмышы, киләчәге борчымый калмый:

“Балаларым бу ташлар, бу тугайлар белән нинди телдә сөйләшер? Юк, бу җирдә чит телдә сөйләшүләрен теләмим мин аларның. Чөнки бу – туган җир. Ә туган җирнең үз гореф-гадәтләре, үз бизәкләре...” ( “Ачык капка” әсәреннән)

Туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз.


Болай да телләрдән төшмәгән татар теле язмышы турындагы борчылуга «авыл» сүзе дә өстәлеп, ул тоташ сызлануга әйләнә. Тел мәсьәләсендә генә чигенешләр түгел, җәмгыятьтә әхлаксызлык артуга да авылларның ятимләнүе сәбәпче түгелме икән? Авылда туган һәркем белә: ул – үзе бер зур гаилә. Монда синең һәр адымың һәм гамәлең кеше күз алдында. Әти-әниләрдән, туганнар авызыннан: «Күршедән оят. Кеше каршында йөз кызартмыйк», – кебек үгет-нәсыйхәт ишетү гадәти күренеш санала. Авылдашлар да киңәш бирүдән читтә калмый: «Каян?» – дисәләр, безнең авылныкы, дип әйтерлек булсын!»

Әгәр татар мәктәпләре, туган телебездә сөйләшерлек һәм укырлык кеше юк икән, язучылар, журналистлар, җырчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, галимнәребез ни эшләр? Мәсәлән, табиблар яисә инженерларга тел бетү куркынычы аның кадәр зур йогынты ясамый, чөнки аларның үз «тел»ләре бар. Дөньяда атаклы табиблар һәм инженерлар йөзләрчә мең булса да, тик татарны дөньяга танытучылар – үзебезнең милли җанлы шәхесләребез генә бит! 

Совет елларында да татар теле кысрыкланган. Тик газета-журналлар берничә йөз мең тираж белән басылган, дистә меңнән артык данәдә сатуга чыгарылган китаплар үз укучысын тапкан. Нигә соң мактанычыбыз һәм горурлыгыбызга әйләнә язган суверенитетны «алган» елларда татар теле һаман күләгәдә кала бирде соң? Киресенчә булырга тиеш түгел идемени? Туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз да нәкъ менә шул чорда ныграк бетәште бит. 2009 елның 1 июленә башкалабыз Казанда 1133,420 мең кеше теркәлгән. Аларның күпчелегенең татар булуы бәхәссез. Тик күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендәге бер герой сүзләренең һаман да актуаль булып кала бирүе уйга сала: «Шәһәр халкы сиңа Татарстан гәзитәсен укыймыни ул? Авылдан китеп, аз гына арты җылынса, үзенең теленә төкерә ул!».

Яңа гасыр бары авыл яшәгәндә генә татар теленең сакланып калу мөмкинлеге зуррак икәнлегенә тәмам төшендерде. Чишмәләре томаланган күл кипкән кебек үк, тел бетү дә – милләтнең юкка чыгуы инде ул. Бу куркынычтан ничек котылырга? 


Авыл турында уйлаганда еш кына хыялларга да бирелеп кителә. Әгәр авылда калучы һәр яшь кешегә йорт бирелсә, гарантияле эш урыны һәм хезмәт хакы билгеләнсә, авыл җанлылар саны артмас идеме? Хәзер беренче һәм икенче бала өчен ана капиталы гамәлдә. Авыл исә гомер-гомергә бала-чага чыр-чуыннан ятим булмаган. Әгәр өченче бала өчен тагын да зуррак өстенлекләр каралса, ул балалар бакчасы һәм мәктәпләр ябылу, кыскару, кушылу куркынычлары алдында калган авылның яшәешенә уңай тәэсир итмәсме?

Советлар Союзы таркалганнан соң, Татарстанга читтә яшәүче күп кенә милләттәшләребез күченеп кайта. Аларның байтагы яшәү урыны итеп шәһәрне сайлый. Бу кешеләрнең никадәр авырлыклар кичерүе һәркемгә таныш, араларында әле дә шәһәрдә үз фатирын булдыра алмаучылар шактый. Әгәр аларны татар авылларына урнаштыру, бушлай йорт салып бирү кебек игелекле гамәлләр кылынса, каршы килерләр идеме икән? (Күченеп кайтканнарның күп өлеше чит җирләрдә дә авылда яшәгән.) 

…Татар авылларын саклап калу сәясәте башланып, анда тормыш итәр өчен барлык шартлар да тудырылган, кайчандыр шәһәргә киткәннәрнең дә балалары, оныклары авылга кайтып төпләнергә кызыгырдай һәм туган телебезгә матур киләчәк вәгъдә иткән көннәр килерме икән?!


Телебездәге кайбер проблемалар

Туган телебезнең байлыгын, бөтен нечкәлекләрен аңларга безгә матур әдәбият әсәрләре ярдәмгә килә. Олпат язучыбыз Г.Бәширов туган телебезне саклаучы, яклаучы булган халкына олы бәясен бирә: “...Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”.

Телебездәге кайбер проблемаларга тукталыйк әле. Зәки ҖанибәкнеңТел галимнәре ни белән мәшгуль?” язмасында татар телендәге яңа сүзләр, аларны аңлату, сүзлекләргә кертү, кирәкле сүзләрне ясау мәсьәләләре күтәрелә: “Хөрмәтле галимнәребез "хан заманындагы" сүзлекләрне кабат бастыруын дәвам итә. Ә тел бит гел үсештә һәм үзгәрештә. Без бит инде XXI гасырда яшибез! Яңа чорның меңнәрчә яңа сүзләре теркәлгән сүзлекләр бармы? Һәм алар гомумән тупланачакмы?”1

Телебез язмышы мәсьәләсен тикшергәндә, мин күп кенә татарча сайтларны өйрәндем. Шулардан “Маtbugat. Ru” сайтындагы язмаларда безнең кимчелекләребез күрсәтелү, тәнкыйть фикерләре булу да ошады. Без бөек, дип лаф орабыз, ләкин тарихны рәтләп белмибез, кемдер килеп безгә булышканны көтәбез. Тукай яшәгән “Болгар” номерларын җимерү – безнең рухи бушлыгыбыз түгелмени?! “Әле ярый милли-региональ компонент мәсьәләсе безнең татарны бераз талпындырды шикелле. “Рәхмәт” русларга, Русия хөкүмәтенә - әгәр дә алар башка милләтләрне шулай кысып тормасалар, үз тар һәм тыныч сазлыгыбызда шулай “матур” гына яши бирер идек кебек...”- дип фикерен белдерә Искәндәр абый Гыйләҗев.

“ТНВ” каналыннан еш кына галимнәр, язучылар, журналистларыбызның туган тел язмышы, мәдәнияте хакында гәпләшеп утырганын күрсәтәләр. “Кара-каршы”, “Мәдәният дөньясында”, “Халкым минем” кебек тапшырулар бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора. “Шушы "көзге"дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый.

1”Татарстан яшьләре”, 12.12.2009

Бу тапшыруны кемнәр генә алып бармады инде. “Шәхәр”, “хәм”, “бу җылда” дип, телләре ни сөйләгәннәрен колаклары ишетми журналистларның. Әллә татар тапшырулары өчен журналистларны эшкә алганда конкурс уздырып, иң начарларын гына сайлап алалар инде”, - дип яза Рәсим хәзрәт Хәбибулла “Татар халкы сөйләшергә өйрәнерме?” мәкаләсендә.1 Милләт, тел, мәдәният дип тел чарлап телне дә саклап, мәдәниятне дә үстереп булмавын әйтә. Армый-талмый эшләргә, гамәл кылырга чакыра. Ә гыйлем булсын өчен иман кирәклеген искәртә.

Туган тел — милләтнең иманнан кала иң беренче бөек байлыгы. Иман булса, тел дә була. Шуңа күрә горур милләтләрдә туган телне югалту — иманны югалтуга тиңләштерелә. Бу урында минем Айдар Хәлим фикерләрен китерәсем килә: “Онытмагыз, “туган тел өчен көрәш” темасы никадәр ясалма куертылса, милләтнең хәле шулкадәр мөшкелләнә бара, димәк. Телне сакларга да, акларга да, аның өчен көрәшергә дә кирәкми — туган тел иманда, димәк, үзеңдә, каныңда эрегән халәт, аны иман урынына олыларга кирәк”.

Шушы урында декабрь аенда район күләмендә КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты мөгаллимнәре, студентлары, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында үткәрелгән фәнни-практик конференция турында искә алып үтәсем килә. Бигрәк истә калганы һәм барыбызга да ошаганы - Кытайдан татар телен өйрәнергә килгән студент егетнең чыгышы. Әтисе һәм әнисе, Кытайда туып үссәләр дә, туган телләрен өйрәнгәннәр, улларына өйрәтүне дә кирәк дип санаганнар. Әле Кытайда укыганда ук тарих дәресендә укытучы алардан кайсы милләттән булулары, үз милләтенең тарихы, мәдәнияте хакында ниләр белүләре турында сораган. Егетебез ул чакта үз халкы турында бөтенләй берни сөйли алмаганына хурланган һәм телебезне, тарихыбызны тирәнрәк өйрәнү максаты куйган. Казанда кайбер яшьләрнең “Нәрсәгә ул татар теле?” дип әйтүләренә карата ул бу сорауның бөтенләй урынсыз булуын аңлатты. Син татар икәнсең, димәк, үзеңнең телеңне, тарихыңны яхшы белергә тиешсең. Кем генә булсаң да,

1 Ватаным Татарстан. - № 213-214 | 10.10.2008

нинди генә һөнәр сайлап, кайда гына яшәсәң дә...

Агымдагы елның 25 нче февралендә Манзарас гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында оештырылган “Туган тел ул була бер генә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашырга туры килде. Анда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе Дөрия Бәйрәмова һәм аспирант Радик әфәнде килгәннәр иде. Дөрия Бәйрәмова дөньядагы күп төрле телләр, аларның киләчәге мәсьәләсе, шул исәптән туган телебез язмышына карата үз фикерләрен белдерде, агымдагы елның октябрендә булачак халык исәбен алу вакытларында игътибарлырак булырга кирәклекне искәртте. Мәктәп укучылары һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр: аңлатмалы һәм диалекталь сүзлекләр төзү мәсьәләләре, тәрҗемә итүдә киткән хаталар һ.б.

Минемчә, яшьләрне шундый зыялы тел галимнәре, аспирантлар һәм татар бүлекләрендә белем алучы студентлар белән очраштыру яхшы нәтиҗә бирә, шуңа да мондый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә мин.



Туган телебезнең бозыла баруының сәбәпләре.

Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр юк түгел. Хикмәт шунда: телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә.

Бүгенге телдә хөкем сөргән тискәре күренешләрнең күбесе сүзләрне һәм әйтелмәләрне, тәгъбирләрне ялгыш куллануга бәйле. Сүзләрне ялгыш куллану - үзе киң төшенчә. Тел иясе, сөйләгәндә яки язганда, кирәкле мәгънәне төгәл белдерерлек сүз таба алмыйча, тиешле булмаган тел чарасыннан файдалана, нәтиҗәдә сүз тиешле мәгънәне бирми һәм ачык аңлашылмый яки бөтенләй аңлашылмый. Буталчыклык, аңлашылмаучылык еш кына ясалма һәм алынма сүз куллану аркасында килеп чыга. Мәсәлән, кайберәүләр рус телендәге "двоюродный брат" мәгънәсендә "ике туган", "туганнан туган абыйсы (энесе)" яки "апасы" ("сеңлесе") кебек сүзләр куллана. Кем ул туганнан туган? Татарча дөрес тә түгел һәм аңлашылмый да. Чын татарчасы – "әтиләре (әниләре) бертуган абыйсы (энесе) яки апасы (сеңлесе)". Соңгы вакытларда матбугатта русча "правнук" мәгънәсендәге "оныкчык" дигән атама күренгәли. "Оныкларының балалары" дисәң, чын татарча булыр һәм аңлашылыр да иде.

"...фотоальбомын тәкъдир итү кичәсе уза" ("Тат. яшь." газ.) Бу җөмләдә сүзнең ни турында барганлыгын аның русчасын белсәң генә аңлап була. Монда "тәкъдир итү" – "презентация"нең ялгыш тәрҗемәсе. "Тәкъдир" ул "язмыш" мәгънәсендәге гарәп теле алынмасы. ".... тәкъдим итү" яки "... белән таныштыру" дияргә кирәк.

Соңгы елларда телебездәге рус сүзләрен киметү нияте белән, кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал (таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья), сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы) һ.б.


Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары бар. Бу да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр), сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.

"Фәлән кеше Мәскәүгә очты" рәвешендә сөйләүче яки язучы кешеләр бар. Татарча "кеше оча (очты һ.б.)" дип әйтеп булмый: Фәлән кеше яки самолет белән, яки поезд белән, яки машина белән, яки теплоход белән (поездга утырып, самолетка утырып, машинага утырып, теплоходка утырып дип әйтү дә дөрес) китте, кайтты, барды дип сөйли чын татарлар. Кайбер матбугат материалларында кулланыла торган "көймә йөзә" (дөресе – көймә килә, китә, бара), "врач баламның тормышын саклап калды" ("врач баламның гомерен саклап калды" булырга тиеш), "тирән ихтирам", "тирән кайгы" (дөресе – зур ихтирам, зур (олы) кайгы), "тыйнак йорт" (гади генә, урта кул гына, кечерәк кенә йорт һ.б.ш.), "поездлар хәрәкәтләнә" (поездлар йөри), "авырулар үсә" (авырулар арта) кебек йөзләрчә, меңнәрчә әйтелмәләрнең берсе дә саф татарча түгел. Алар – рус теленнән ялгыш тәрҗемәләр.

Русча сүз тәртибенә ияреп, "фәлән сәгатьтә" дип сөйләү һәм язу шулай ук татар теленең табигатенә туры килми. Моны да, саф татарча итеп, "сәгать унда", "биш тулырга ун минут," "кичке сәгать алтыда", "төнге сәгать икедә" рәвешендә куллану авыр түгелдер ләбаса!

Соңгы елларда, "русскоязычный", "татароязычный" сүзләрен калькалаштырып, "рус телле", "татар телле" әйтелмәләрен куллана башладылар: "рус телле балалар", "рус телле мәктәпләр", "рус телле газеталар" һ.б. Чын безнеңчә: "татар телендә сөйләшүче (укучы) балалар", "рус мәктәпләре", "татар телендә чыга торган газеталар" һ.б.

"Мин фәлән елда тудым". Бу да зур ялгыш. Чын татар кешесе болай әйтмәс. Дөресе – "фәлән елда туганмын".

Бу мисаллар, нигездә, республика күләмендә чыга торган газеталардан алынды. Дөресен әйтик: аларда тел ялгышлары шактый күп. Район газеталарын укып карасаң, аларда хаталар республиканыкыларга караганда берничә мәртәбә артык, алар газетаның һәр санында йөзләрчә.


Бу турыда язуымның максаты – телебездәге җитешсезлекләрне санап чыгу гына түгел, бәлки бүгенге көндә, туган телебезнең бозыла баруының сәбәпләрен ачыклап, алардан котылу юлларын ачыклау.

Телебезне кулланудагы күп санлы ялгышлардан арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар күрергә кирәк икән соң?

Минемчә, татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын үстерү, милли горурлык булдыру аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу – дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле һәм җаваплы эш.


Туган тел џђм аныћ милли њзаћ тђрбиялђњдђге роле

Безнең барыбызны да милли телләргә аяусыз һөҗүм барган хәзерге  шартларда үз ана телебезне ничек саклап калырга дигән бик тә җитди мәсьәлә борчый. Ә бит аяусыз руслаштыру елларында да татар мәктәбен саклап кала алган яхшы мәгънәдә үҗәт, милли җанлы шәхесләребез булган. Мин шулардан үзем укыган гимназияне мисалга китерә алам. Гимназия статусы безнең мәктәпкә 1991 елда бирелә. Мин укый торган мәктәп 1932 елда рус-татар мәктәбе буларак ачыла. Халык телендә “рус Кукмарасы” дип йөртелгән бистәдә күп санлы артельләр оешу сәбәпле, күрше-тирә авыллардан эшкә урнашырга татарлар күченеп килә. 1934 елдан ул чиста татар мәктәбе буларак эшли башлый. Урыслаштыру елларында да мәктәбебезнең чиста татар мәктәбе буларак сакланып калу сәбәпләре белән кызыксынгач, үзе дә 1976 елда үзебезнең мәктәпне тәмамлаган тарих фәне укытучыбыз: “Ул елларда татар мәктәбе тәрбия бирү өлкәсендәге өстенлеге, көчле укытучылары булу белән алдырды, шулай ук мәктәп директорлары Хәйруллин Хәким Галиевич, Якупов Рафак Якуповичларның да тырышлыгы нәтиҗәсе бу”, - диде. Рафак Якупович 1976 елдан 1992 елга кадәр мәктәпне җитәкли, ул хәзер дә мәктәбебезгә еш килә, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Тел язмышы, тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтле фикерләре белән бүген дә матбугат битләрендә чыгышлар ясый. Бүгенге көндә гимназиядә 310 укучы укый. Барлык фәннәр дә татар телендә укытыла, тәрбия эше дә туган телебездә алып барыла. Гимназиябезгә белем алырга күрше-тирә авыллардан (Кәчимер, Өлге, Туембаш, Сазтамак, Мәмәшир) киләләр.


Яшьлђребезнећ туган телгђ салкын каравына, битарафлыгына, телебезнећ аянычлы хђлгђ тљшњендђ ата-аналарныћ, бигрђк тђ аналарныћ “гаебе”зур. Тормышта кеше нинди генђ югарылыкларга књтђрелмђсен, ул нигездђ бала-чакта, гаилђдђ алган гадђтлђрне, књнекмђлђрне ташламый диярлек. «Бала-чакта алган тђрбияне соћыннан бљтен дљнья халкы да њзгђртђ алмас»,- дип юкка гына ђйтмђгђн бљек мђгърифђтче Риза Фђхретдинов.


Йомгаклау

Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗаты җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү –зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш ( хәрефкә - хәреф, букваль) тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән - көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.

Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы - ике телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә ирешү.

Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Татар — бик практик халык. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган тел­гә, мәдәнияткә мө­нәсә­бәтне би­шектән үк тәр­бия­ләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.


Татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә кирәк. Фәнни-эзләнү эшемне язганда, мин үземә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:

Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән әйтәсем килә: ”Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер”.

Икенчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

Өченчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.

Дүртенчедән, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда укырга АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

Минем уйлавымча, бүген татар халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, низаг һәм ыгы-зыгыларны онытып, милләт язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел булачак. Безгә инкыйраз янамасын иде!


Кулланылган әдәбият

1.Бәширов Ф.К. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. - Казан: Татар. Кит.нәшр.,2001.

2.Вәлиева А.М. Шатлыгым, кайгым минем...: Әдипләребез тел культурасы турында. – Казан: Мәгариф, 1998.

3.Гәрәева Н.Г., Максимов Н.В., Зыятдинова Ә.Ә. Тел- белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәреслеге: Урта махсус уку йортлары өчен дәреслек.- – Казан: Мәгариф,2005.

4.Җиһаншина З.Н. Якташ язучылар, Кукмара 2003.

5.Кәримуллин Ә.К. Тел – милләтнең сакчысы.- Казан: Татар. Кит.нәшр., 1997.

6.Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар. – Казан: Мәгариф, 1998.

7.Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.